Ялгыз килеп, ялгыз китәбез без,
Җитәкләшеп берәү килмәгән…
Үз теләге белән җан иясе,
Җир өстенә әле иңмәгән…
Гомерлекне, мәңгелек дип уйлап,
Үтә китә җирдә гомерләр…
Бүген уйламагын алдагысын,
Иртәгәсен ниләр күрерләр…
Кабатлана кайчак уй фикерләр,
Әйтәлмыйча килми каласы.
Нинди уйда бүген яшәсәктә,
Барыбызга алга барасы…
Язмышның бит башы ахыры бар,
Ялда яки кунак шикелле.
Җирдә шулай яшәп китәбездә,
Гомерлек без кунак бит инде…
Бәхет кошы әллә очып йөри,
Әллә сине күптән көтәме…
Бәхет кошың шулай очратмыйча,
Гомерләрең үтеп китәме…
Бәхет кошы hаваларда микән,
Җирдә микән, якын яныңда.
Әллә синең йөрәгеңдә тибеп,
Тамырларда йөргән каныңда.
Бәхет бәлки синең фикереңдә,
Ничек итеп аны аңлауда…
Асылларын аңлап бетермичә,
Очратмыйча аны калмауда.
Күреп, тотып карап була алмый,
Тоеп була аның хисләрен…
Искә төшергәндәй көтмәгәндә,
Яшьлегеңнең җәйге кичләрен.
Сүзләр белән кенә әйтеп булмас,
Һәркем өчен серле булганны…
Күреп булмый, hәрчак кешенеңдә,
Шатлыгыннан күңеле тулганны.
Бәхет кошы күңелләрдә генә,
Оя кора аның эчендә…
Ә күңелең шифа таба ала,
Тыныч була шуның өчендә…
Көтмә мине, мин кайталмам инде,
Җәйнең матур вакытларында.
Үткәннәргә салаватлар инде…
Җитешмәгәч вакыт барында.
Язларыда шулай үтеп китәр,
Күңел, шулай hаман тартсаңда…
Вакыт кысалары бирми диеп,
Кайвакытта сәбәп тапсамда.
Җәйләр үтәр, көтеп алынсада,
Мин кайтырмын бәлки көзләрен.
Кайтып җитәлмәсәм көзләрендә,
Ялган булыр кебек сүзләрем.
Кышның бураннары тышта уйный,
Ак бураннар көннең халәте.
Шул бураннар әллә чакырамы,
Килде диеп кайту сәгате…
Көтмә инде менә кайтыр диеп,
Үткәннәргә юллар ябылган.
Иртәгәсен әле кемнәр белә…
Язмышка бит ни дип язылган.