Бәлки, шулай булыр,бәлки, башкачарак.
Күпкә алданрак булуы да ихтимал яки бераз соңрак.
Бөтенләй булмаска да мөмкин.
***
00111122…12011021… Бу цифрлардан тәмам туйды Төхфәт, гаҗиз булды. Йокымсырап кына китә, күз алдында шулар сикерешә. Сикерәләр, бииләр дә, билгеле бер тәртип белән тезелеп, саннар ясап куялар. Араларына нокталар да килеп кысыла. 21012101… 21.01.2101. Нәрсә бу, ни аңлата?..
Киләсе җомга көн датасы бит бу! Хәзер инде төнге икеләр тирәседер, чәршәмбе башланды дигән сүз, ике тәүлектән кимрәк вакыт калып бара. Нигә гел шул саннар биешә күз алдында, нигә Төхфәткә төн йокысы бирмиләр? Нәрсәдер буламы ул көнне, декабрьдә күргән теге төшләр белән бәйлеме? Шулаймы? Булыр да, үз гомерендә моңа кадәр бары тик бер тапкыр төш күргән Төхфәт бу юлы атна буе төш күрде бит. Җиде көн, дөресрәге, җиде төн рәттән. Әле җитмәсә, бу төшләр бер-берсе белән бәйләнешле кебек.
Йоклый алмыйча аптыраган Төхфәт торып утырды. Үрелеп кенә өстәл лампасын кабызмакчы иде, ул кабынмады. Төхфәт көлемсерәп куйды: төшләрдә бу турыда хәбәр булмаган иде кебек. Ярый, очраклы хәлдер. Ул тәрәзә төбендәге лампаны алып, өстәлгә куйды да кабызып җибәрде. Монысы яна инде, монысы җәй буе кояштан энергия җыеп утырган, шуннан бирле кабызылмаган лампа. Төхфәт кулына каләм алды, бер битенә дә бернәрсә дә язылмаган калын дәфтәрен ачты. Бу дәфтәргә егерме ел бар инде, мөгаен, күбрәктер дә. Каләм тотмаганга да шулай. Ә ни ихтыяҗ аны тотарга! Телекомп һәрчак кулда, кирәк булса – кесәдә, кирәксә – өстәлдә. Шунда язасың да, сызасың да, шуннан гына укыйсың да. Төхфәтнең әби-бабаларының телефон, телевизор, компьютер дигән нәрсәләре аерым-аерым да булган әле. Төхфәтнең әнисе дә мәктәп елларында кулланган. Ә менә алтмышынчы елларда телекомп дигән җайланма чыгара башлагач, әкренләп шуңа күчеп беткәннәр. Җайлы нәрсә ул. Үзе компьютер кебек зур, үзе телефон кебек кечкенә. Зурайтып җәеп стенага элеп куясың да, диванга сузылып ятып, кино карыйсың – телевизор. Түшәмгә беркетсәң дә була. Дүрткә бөкләп, форматын үзгәртәсең дә өстәлгә куясың – компьютер, теләгән эшеңне эшлә. Берәр кая җыена башласаң, кеп-кечкенә футлярга сыярлык итеп калдырасың да, кесәңә яисә сумкаңа салып, үзең белән аласың – телефон. Үзеңнән калдыру һич ярамый: бөтен дөнья шунда. Кемнәр беләндер сөйләшергә кирәк булса да, яңалыкларны карап алырга, роботларга эш кушарга кирәк булса да, телекомпсыз булмый.
Шулай. 33 яшен тутырган Төхфәтнең гомере шул телекомп белән, шуның янәшәсендә бара. Дәфтәргә язуның кирәге бармы инде шулай булгач?! Төхфәтләр мәктәпкә дә биш кенә ел йөрделәр, калган биш елын өйдән торып кына укыдылар. Элеккедән килгән традиция дип, аларны каләм белән язарга мәктәптә өйрәттеләр. Ата-аналар арасында карышып маташучылар да булган әле: нигә кирәк, телекомп бар бит, балалар гомергә дә каләм тотып язып утырмас, диючеләр. Әмма мәктәп мәктәп инде ул, өйрәттеләр. Төхфәт үзе матур гына яза иде. Карт әбекәе Гөлзирә гел әйтә торды, өйрән, улым, комачауламас, борынгылардан килгән нәрсәләр һәрчак файдага була ул, дип. Бу дәфтәрне дә шул әбисе бүләк иткән иде бугай әле. Кыйбатлы нәрсә ул хәзер. Андый дәфтәр-каләмнәрнең хаҗәте бик булмагач, аларны артык күп чыгармыйлар, тышлыкларын да бик зиннәтләп эшлиләр. Кеше бүләккә-мазарга алгалый.
Бүләк дәфтәр белән үзе алган каләмне тотып, Төхфәт өстәл янына килеп утырды. Язып карарга булды. Нурания әбисе башта ук әйткән иде аңа: “Язып куй әле төшеңне, тикмәгә түгел бу”, – дигән иде. Шул вакытта ук кирәк булган. Хәзер бераз онытылмадылар микән?
***
Төхфәтнең дәфтәреннән.
2100 елның декабрь аенда мин җиде төш күрдем, җиде төн рәттән. Моңа кадәр бары бер тапкыр төш күргәнем бар иде. Бик күптән булган хәл инде, әле миңа тугыз яшь кенә булган ул вакытта – ә мин ул төшне һаман хәтерлим. Бик рәхәт булган иде шул. 2076 елның җәе иде (миңа тугыз яшь тулып җитмәгән дә булган икән әле). Карт бабакай Вакыйфка сиксән биш тулды. Әбиемнең әтисе ул Вакыйф бабай, әни аңа бабай дип эндәшә, мин бабакай дип йөртәм. Әни белән әби бабакайга нәрсә бүләк итик дип баш ваталар. “Мине Байсуга алып кайтыгыз әле, балалар. Шунда ике-өч көн торып килсәм, иң зур бүләк шул булыр иде”, – диде бабакай. Гаҗәп инде! Вакыйф бабакай әллә ничә тел белә, җитмеш яшенә кадәр тәрҗемәче булып эшләгән. Дөньяның нинди генә илләрендә булмаган ул! Ә хәзер менә якын гына юлга да үзе генә чыгып китми. Әнә хәзер ниндидер Байсу турында сөйләп утыра. Бүләк итеп шунда кайтуны сорагач, гадәти җир түгелдер инде ул…
Әнием табиб минем, эшеннән теләсә кайчан китеп йөри алмый. Шуңа күрә мондый бүләкне ясау бабакайның кызына – әбием Нураниягә калды. Әбигә ул вакытта 52 яшь, ул да эшли әле. Ул рестораннар хуҗасы. Әмма ул эшен күбрәк телекомптан гына алып бара. Аның аш-су осталары бөтен илгә танылган, чөнки алар – кешеләр. Хәзер күп җирдә ризыкны роботлар әзерләгән заманда, әбинең рестораннарында чын кешеләр пешерә. Өйгә китерергә заказлар булганда, илтеп бирүчеләре генә роботлар. Бу рестораннарда ясалма ит, ясалма он да кулланмыйлар. Шуңа күрә ашарга килүчеләр дә, заказ бирүчеләр дә күп. Әби ашчылар янына барып кайткалый, киңәш-күрсәтмәләрен бирә. Аның эше җайга салынган.
Без юлга чыктык. Вакыйф бабакай автолётта йөрергә яратмый, шуңа күрә гадәти автомобиль белән кайтабыз. Мин бабакайны аптыратам:
– Бабакай, Байсу еракмы?
– Ерак түгел, улым, 400 километрдан артыграк.
– Байсуда ямьлеме?
– Дөньядагы иң ямьле урыннарның берсе.
Бабакай дөньяның кайсы гына илендә булмады икән? Минем дә әти-әнием белән Венада, Прагада, тагын әллә нинди шәп шәһәрләрдә булганым бар. Үзебезнең Казан да бик матур. Байсу алардан ямьлерәк булып чыгамы?..
– Бабакай, Байсу нигә Байсу?
– Менә үзең күрерсең әле, улым. Кайтып җиткәч аңларсың. Аңламасаң, үзем сөйләрмен тагын.
– Казанга кайткачмы?
– Байсуга кайткач.
– Без Байсуга барабыз бит, кайтмыйбыз.
– Кайтабыз, улым…
Вакыйф бабакай бик дулкынлана иде. Тулып җитмәгән тугыз яшьлек акылым белән мин моны ул чакта аңлап бетермәсәм дә, күңелем белән тоеп бардым. Әби нәрсәләр кичергәндер, анысын белмим. Ул да бәләкәй чакта Байсуда берничә тапкыр булган икән. Аңа күз салгалап алам: машинаның команда кнопкаларына төрткәләп, телекомпын караштырып бара.
Байсуга килеп җиттек. Кайтып.
– Өч сәгатькә якын килдек, – диде әби.
– Элек биш сәгать чамасы кайта торган идек, – диде Вакыйф бабакай.
Әби телекомпына карап алды да:
– Мөсафирханә бар икән, – диде. – Хәзер шунда барабыз.
Ике катлы агач йорт янына килеп туктадык. Машинадан чыккач, мин аптырап калдым.
– Бабакай, ә Байсу кайда соң?
– Байсуда басып торасың, улым.