Марат Кәбиров - Китап (роман)

Китап (роман)
Название: Китап (роман)
Автор:
Жанры: Социальная фантастика | Ужасы | Городское фэнтези
Серии: Нет данных
ISBN: Нет данных
Год: 2019
О чем книга "Китап (роман)"

Китап сөючеләр өчен кызыклы бүләк – «Китап» романы. Антиутопия жанрына караган бу әсәрдә автор китаплар һәм китап укучылар юкка чыкканнан соңгы тормышны күзаллый. Белемнән, тәрбиядән һәм мәдәнияттән ваз кичкән кешелек, әлбәттә, коточкыч сынауларга дучар була. Роман көтелмәгән маҗаралар белән мавыктырып кына калмас, бүгенге вакыйгаларга башкачарак карарга мәҗбүр итәр.

Бесплатно читать онлайн Китап (роман)


Пролог

Син бу китапны әле укымассың. Син бит эш кешесе. Анда чабасың, монда чабасың… Көне буе шулай пыр тузып йөрисең дә арып кайтып егыласың. Китап укырга синең вакытың юк.

Син бу китапны олыгайгачрак, бераз акыл кереп, минем шикелле күзлек киеп йөри башлагач, кулыңа алырсың… Өйдәге иске‑москыларны чыгарып түгәргә дип чүп капчыгына тутырганда, тузанланып беткән шушы китап кулыңа эләгер дә, син аны капчыктан кире алып актарып карарсың. Юк, укырга теләп түгел. Озак еллар буена шүрлегеңдә тузан җыеп яткан шушы нәрсәне элегрәк чыгарып атмавыңа гаҗәпләнеп, аның чынлап та сукыр бер тиенгә тормавына тагы бер кат ышанырга теләп актарып карарсың да бер‑ике җөмләсен укып өлгерерсең…

Һәм…

…әле генә нинди эш белән маташуыңны тәмам онытып, бирелеп укырга керешерсең.

…соңгы битенә кадәр укып бетермичә туктала алмассың.

…бөтенләй башка дөньяда, бөтенләй бүтән кеше булып уянып китәрсең.

Һәм үзеңнең бу китапны ник элегрәк, яшьрәк чагыңда укымавың өчен үкенерсең. Әлеге хис синең бөтен булмышыңны биләп алыр. Тормышыңның иң кадерле бер өлешен, мәңгегә дә кире кайтарып булмый торган мөһим бер нәрсәсен югалткандай булып, озак йөрерсең. «Эх, нигә элегрәк укымадым икән бу китапны?.. Элегрәк укысам, барысы да башкача була алыр иде бит…» – дип әрнерсең. Ләкин бернәрсә дә үзгәртә алмассың. Һәм үкенечең җаныңда тырмашып яшәр.

Юк…

Син бу китапны әле укымассың…

Синең аңа әле вакытың юк…

Синең эшләрең күп…

Шундый хәлләр.

1. Куркыныч кеше

Знаете ли вы, почему так важны такие книги, как эта? Потому что они обладают качеством. У этой книги есть поры, она дышит. У нее есть лицо. Ее можно изучать под микроскопом. И вы найдёте в ней жизнь, живую жизнь, протекающую перед вами в неисчерпаемом своём разнообразии.

Хорошие писатели тесно соприкасаются с жизнью.

Рей Брэдбери

1

– Юк! Юк… – Ирнең ишек артыннан ишетелгән тавышы тынлыкта иркәләнеп утырган өйне селкетеп куйгандай тоелды. – Юк, моның булуы мөмкин түгел…

Хатын үз бүлмәсеннән башын тыгып бераз карап торды да ишек янына атлады. Сары чәчләрен арттан кысып куйган, ялтырабрак торган алсу төстәге кыска халат кигән зифа гәүдәле бу ханым утыз биш яшьләр тирәсендә иде. Ул гәүдәсен туры тотып атлый, шунлыктанмы тулы тыгыз түшләре, адым саен ымсындыргыч бер көч белән уйнап алган очалары тагы да матуррак, назлырак булып тоела.

– Юк… – Ишек артындагы тавыш инде елауга охшый башлаган иде. – Юк… Булуы мөмкин түгел…

Хатын, адымнарын тизләтеп, бүлмә алдына килеп басты да ишекне этеп карады. Ул бикле иде. Хатын тагы бер омтылды да стена буенда торган кыңгырау төймәсенә басты. Эчтә ягымлы моңлы тавыш яңгырады. Тик шундук ирнең ыңгырашуы ишетелде.

– Юк… Юк… Юк…

Хатын бер мәлгә тынып торды. Ул ишек артында ниләр булганлыгын күз алдына китерергә тырыша сыман иде. Ләкин анда бернинди шау‑шу да ишетелмәде, бары тик ир генә шыңшыды.

– Җаным! – дип, ишек артында эндәште хатын. – Ач әле…

Шыңшу тавышы бер мизгелгә тынып торды.

– Ишекне ач, кадерлем. Мин бу…

Җавап ишетелмәде.

Хатынның кайгыртучанлык белән мөлдерәмә тулы зәңгәр күзләрендә хәвеф өстенлек ала башлады. Тавышы да калтырангандай тоелды:

– Синең хәлең ничек анда? Җаным?!

Ишек артыннан беркем дә җавап бирмәде.

Бер гомергә тиң мизгел үтте.

Хатынның бөтен кыяфәтендә нидер үзгәрде, аның якты хисләр белән тулышкан гәүдәсе ничектер бушабрак, бөрешебрәк калгандай тоелды. Тулы иреннәрендәге алсулык югала төшкәндәй булды, күзләрендәге нурны зәңгәрсу томан алыштырды. Ул, хәлсез куллары белән ишек яңагына таянып, ишетелер‑ишетелмәс пышылдады:

– Нәрсә булды сиңа… Җаным… – Һәм кинәт ниндидер ярсу белән ишекне төяргә тотынды, үзе бөтен өйне яңгыратып кычкырды: – Ник дәшмисең?! Нәрсә булды сиңа?! Нәрсә булды!

Кинәт ишек артында ниндидер кыштырдау ишетеп тынып калды. Ире, күрәсең, креслога утырып тынып калган җиреннән торып басты. Һәм, аягыннан да төшерми торган күн башмагын сөйрәп, бер‑ике адым атлады. Хатын моны ишек аркылы үз күзләре белән күргән сыман булды. Бераздан ирнең бугазыннан ниндидер яман гырылдау сыгылып чыкты.

– Ю‑у‑уггк…

– Җаным! – Хатынның тавышында шатлыклы өмет ишетелде: – Ач әле ишекне…

Әмма аның сүзләре кинәт өзелеп калды. Ишек артында ирнең акылдан шашып кычкырганы барысын да күмеп китте:

– Юк! Моның булуы мөмкин түгел! Мөмкин түгел…

Һәм ишеккә нәрсәдер килеп бәрелде. Бу өстәл өстендә утырган бәллүр ваза булды шикелле. Челпәрәмә килеп ватылды… Әмма аның артыннан ук тагы нәрсәдер очты. Ишекнең теге ягындагы әйберләр, әле яңгыравыклы, әле тонык саңгырау авазлар чыгарып, бер‑бер артлы ишеккә, стеналарга килеп бәрелә торды. Ахыр чиктә ир кулына эләккән бөтен нәрсәне кырып җимерергә тотынды. Урындыклар ауды, аның артыннан өстәл… Хатын инде ирнең эш бүлмәсендәге коточкыч тәртипсезлекне күз алдына китерә ала иде бугай. Тик ул моның өчен артык борчылмады. Тәртип урнаштыру кыен булмас. Бары тик ире генә исән‑сау булсын. Бер‑бер җиренә зәгыйфьлек кенә килмәсен. Соңгы арада үз‑үзен аямыйча, төн йокыларын онытып эшләргә тотынды. Ул элек тә тик ята торган адәм түгел иде. Әмма ул чакларда дөнья җиткерү, тормышны көйләү өчен тырышты. Ә хәзер… Хәзер дөньялары җиткән иде инде, бераз ял итеп алса да буласы. Әмма ир элеккедән дә үҗәтрәк бер дәрт белән эшкә тотынды. Ул галим иде. Үз эшләре турында бик җентекләп сөйләргә яратмаса да, хатын аның ниндидер борынгы бер табылдык белән мәш килүен белә иде. «Бу минем тормышымда иң зур ачыш булачак, – дигән иде ире бер мәлне. – Әлеге табылдыкның серләрен ачсам, без тормышны бөтенләй башка үлчәмдә күрә башлаячакбыз!»

Һәм менә…

Әлеге ачыш кешелек өчен нинди генә зур казаныш булмасын, хатын иренең акылдан шашуын теләми иде. Ул бер мәлгә көтелмәгән хәлләрдән югалып калды. Аннан соң, тынычлана төшкәч, ишекне дөбердәтергә тотынды. Әмма моның бер файдасы да тимәячәген аңлап, кыңгырауга басты. Ягымлы тавыш ишетелде. Әмма ишекнең аръягындагы җәнҗал туктамады. Аның ире бу тавышны ишетми иде, ахры. Ишекне ачып кермичә, ирне тынычландырып булачак түгел иде. Хатын кичекмәс ярдәм хезмәтен чакырырга уйлап куйды. Һәм шундук колагында ышанычлы тыныч тавыш яңгырады.

– Мин сезне тыңлыйм…

«Юк… Мин болай гына…» Кичекмәс ярдәм хезмәтен чакырырга ярамый иде. Ире үз эшенең яшерен булуы турында берничә кат искәрткәне бар. Ишек артында нинди хәлләр булуы билгесез. Шуңа да «кичекмәс ярдәм» дигәнең мәңгелек зыянга әйләнергә дә мөмкин. Аны чакырырга ярамый иде. Нишләргә соң?

Ишекне ватарга кирәк. Хатын ашыгып баскычка юнәлде. Ишекләр белән идарә итү пульты подвалда иде. Баскычтан берничә адым атлау белән баягы ишекнең келәсе шалтыраган тавыш ишетелде. Хатын туктап калды. Ишек тоткасы кыбырдап куйды. Һәм хатын җиңел сулап кире борылды. Ул баскычтан менеп җитүгә, ишек ачылып китте. Бернинди тавышсыз гына ачылса да, ул ничектер шомлы булып тоелды. Хатын ниндидер куркыныч көтеп туктап калды. Ишек шар ачылды, бүлмә идәнендә кырылып яткан нәрсәләр шәйләнде. Әмма беркем дә чыкмады.


С этой книгой читают
Аларның гаиләсенә совет власте дә тынгылык бирми. Әтисен "халык дошманы" дип төрмәгә алып китәләр, бераздан әнисен дә кулга алалар һәм кызны детприемникка алып китәләр. Тик Тәнзилә качып китә һәм эзәрлекләүдән куркып яшәргә мәҗбүр була. Сугыш башлануын ул әлеге хәлдән котылу мөмкинлеге дип кабул итә. Ләкин… Дошманнар камавында калган үсмер кыз язмышы. Нинди шигарьләр белән капланса да, максатлары нинди, катнашучылары кем булса да һәрбер сугыш бал
"Менә тагын урамнарда яңгыр. Менә тагын яңгыр синсез яуа. Яңгыр җиргә сафлык алып килә, яңгырларда тәннәр җиңеләя, сулышларың иркенәеп кала. Иңнәреңә канат үскән кебек, хыял күкләренә талпынасың. Бүген никтер минем җанда – сагыш. Әллә сине юксынудан микән. Син бит миңа якты яңгыр идең. Назга коргаксыган җаныма син җылы яңгыр булып килеп кердең, татлы тамчыларың белән сибелдең дә йөрәгемнең юшкыннарын юдың. Мин сафланып, үзем булып калдым, мәхәббә
Бу әсәрне укыганда син, Даими Укучым, тормышыбыздагы фаҗигаләрнең берсен искә төшерәчәксең. Котылгысыз рәвештә. Һәм Син хаклы. Бу әсәргә нәкъ шул вакыйга этәргеч бирде. Мин андый фаҗигаләрнең беркайчан да булмавын телим. Шуңа күрә, әсәремдә “альтернатив тарих” тудырырга теләдем.Бу бер җирлексез түгел. Хәтта ниндидер көчләр тарафыннан эшкәртелеп, котылгысыз хәлгә калган очракта да кеше үзен хәтәр адымнардан саклау өчен көрәшә ала. Җиңеп чыгамы ул,
Куркыныч күренешләр, коточкыч вакыйгалар хакында укырга яратучылар өчен иң популяр татар язучысыннан тагын бер мавыктыргыч китап. Убырлар уянган чак – татар әдәбиятында вампирлар хакында беренче роман. Анда сүз җәйге ялда авылга кайткан яшүсмер маҗаралары турында. Монда керсез мәхәббәт тә, кот алынырлык күренешләр дә, күзгә яшь китерерлек яктылык та – барсы да бар. Укы – кызык булачак!
Но никто не ожидал, что панацея выглядит именно так. И что с ней можно менять мировую политику и карту мира.После электротравмы развилась необычная способность – доставать из земли Радугу, которая и является панацеей. Она возвращает человеку здоровье и развивает необычные способности, кратно продлевая жизнь. Политики мира кидаются в крайности, пытаясь переманить к себе "чудотворца".
Все рассказы в этой книге написаны на грани… На грани реальности и фантастики, на грани отчаянья и надежды, на грани любви и ненависти. Обещаю: я постараюсь сделать так, что каждый из вас найдет СВОЙ рассказ.
Реалити-шоу «Место» – для тех, кто не может найти свое место. Именно туда попадает Лу́на после очередного увольнения из Офиса.Десять участников, один общий знаменатель – навязчивое желание ковыряться в себе тупым ржавым гвоздем.Экзальтированные ведущие колдуют над телевизионным зельем, то и дело подсыпая перцу в супчик из кровоточащих ран и жестоких провокаций. Безжалостная публика рукоплещет. Победитель получит главный приз, если сдаст финальный
Те, кто прочитал мою первую книгу «Реинкарнация и…», несомненно заметят тематические отличия в новой книге, но и в ней я стремлюсь развлечь читателя. Эта книга больше похожа на сказку, лишь слегка приправленную «научной» фантастикой. Вот и пришло время окунуться в сказку. Не судите строго, ведь самые несерьезные люди – рассказчики. Они недорого возьмут, дабы незлобно подшутить не только над собеседником, но и над собой.На обложке рисунок автора.
Здравствуй, дорогой читатель, это первая моя книга, будут вторая «Жизнь продолжается» и третья «Гори, моя звезда», есть четвёртая «Бабушкины стихи, сказки, загадки». Темы в них жизненные: о ветеранах, о трагедии Беслана. О любви и предательстве, о сегодняшней сути. Ностальгия по родине, мечты и разочарования, юмор, легенды и об Олимпиаде в Сочи, немного прозы о жизни. Приятного прочтения, Раиса.
Старые фотографии. Ушедшие жизни. Каждому сердцу дороги эти старые снимки, на которых память рода, сила чувства, слава страны. Альбом Николая. Альбом Нины. Альбом Маргариты. Как сплетаются три судьбы? Как они отражаются друг в друге и в зеркалах безжалостного, но и гордого, честного, славного времени?
Любите своих врагов, делайте добро тем, кто вас ненавидит, благословляйте проклинающих вас, молитесь за тех, кто вас оскорбляет. К тому, кто ударяет вас по щеке, подставьте и другую. Я счастлив, друзья мои, что моей жизни хватило, чтобы понять эту простую истину.
Сборка состоит из двух разных типов стихов. Обычные и зачеркнутые. Зачеркнутые стихи могут для некоторых показаться неадекватными. Но мораль и этика в творчестве это последнее, чему нужно следовать творческому человеку.