© Гузель Губаевна Идрисова, 2023
ISBN 978-5-0060-9004-0
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Кадерле дуслар!
Хөрмәтле шигъриять яратучылар!
Дөнья искиткеч матур, тормыш кызыклы. Үзеңә охшаган шөгыль тапсаң, яшәү тагын да күңеллерәк.
Мин иҗад яратам. Җырлыйм, баянда уйныйм.
Педагог булып эшләп, хаклы ялга чыккач, шигырь яза башладым. Минем шигырьләрем мәгънәле мәхәббәт хакында. Туган илгә, туып – үскән җиргә, әти – әнигә, кешеләргә, табигатькә булган зур сөю хакында. Күңелегезгә хуш килгән шигырьләр табырсыз дип ышанам.
Яхшы күңелле, изгелекле, ярдәмчел булып яшик. Исемгә тап төшермичә, кеше булып кала белик, дуслар!
Сау – сәламәт һәм бәхетле булыгыз!
Эшемә нык җитди карап, саф татар телендә язырга тырыштым. Бәлки, кемдер өчен файдалы булыр, сүзлек байлыгы артыр. Газиз ана телен, татар телен өйрәник, онытмыйк, гореф – гадәтләрне ихтирам итик, милләтебезне саклап калыйк, дуслар.
Шигырьләр гади, аңлаешлы итеп язылган, җиңел укыла, ритм бар. Хәтерне яхшыртыр өчен, ятлап алырга мөмкин. Көйгә салып, җырларга да була.
Бәлки, шигырьләрем сездә дөньяга икенче караш, күзәтүчәнлек, ихтибарлы булу, соклана белү сыйфатлары уятыр.
Минем сезгә исбатласым килә. Һәрбер кеше шигырь яза ала. Моның өчең бары тик нык зур теләк кирәк. Хыяллар тормышка аша!
Уңышлар телим сезгә!
Бәхет ачкычы эшләдем,
Алыгыз, кемгә кирәк.
Ачкыч булмаганга, бәлки,
Бәхет тапканнар сирәк.
Таратам серле ачкычлар,
Оялмагыз, алыгыз, дуслар,
Файдасы тисен әйдә,
Шатланып яшик җирдә.
Матур бизәкләр куеп,
Чын күңелдән эшләдем.
Җитә, барыгызга җитә,
Мин бит тырыштым.
Гади генә ачкыч,
Җиңел итеп борыла.
Сулга борсаң, күрерсең —
Бәхет анда агыла.
Күз тиюдән курыксаң,
Саклап тот бәхетеңне.
Уңга борып ачкычыңны,
Яшереп тот син аны.
Зәңгәр болытлар күрү,
Чәчкә исен сизү,
Балаң тавышын ишетү,
Атлап, йөгереп китү,
Йоклай алу – бәхет.
Дуслар белән көлешү,
Ярату, яратылу,
Эшләргә көчең булу – бәхет.
Акыллы уйлар уйлау,
Сөйләшә алу рәхәт.
Туганнарның исән булуы,
Болар бары да – бәхет.
Санап чыгарга барсын,
Җитмәс калын дәфтәр.
Иң мөһиме беркайчан
Сугыш кына булмасын.
Тыныч тормышта яшәү
Үзе бер олы бәхет.
Зинһар, сакла безне, Ходай —
Күрмәсәк иде кайгы, хәсрәт.
Ачкычыгыз югалып куйса,
Һич борчылмагыз, дуслар.
Миңа тагын килегез,
Ясый беләм ачкычлар.
Төнне йокысыз үткәрдем —
Шигырь килде башыма.
Кабаланып язып куйдым
Дәфтәр алып кулыма.
Шигырь язсам рәхәт була,
Шатланам иҗадыма.
Матур килеп чыкса, ашыгам
Укырга балаларыма.
Бар да шагыйрь була алмый —
Ул җиңел кәсеп түгел.
Үзең өчен генә яз дип,
Миңә киңәш бирә күңел.
Ямьле май ае килде,
Дөньяны матурлый, тырышып.
Бакчаларда агачлар
Чәчәк ата ярышып.
Табигатьтә һәрчак тәртип,
Иң беренче ата муел.
Аннары алмагач, чия,
Аларга калганнар иярә.
Сирень ашыкмады быел,
Чәчәген күрсәтергә.
Нишләп, сиренькәем, соңладың,
Күнелең төшмәдеме әллә?
Уйлагансыңдыр, мөгаен,
Нигә инде чәчкә атам,
Янә шиңәргә булгач.
Эх, сирень, сиренькәем,
Синең хакта җыр язалар,
Ишеткәнең бар микән?
Димәк, шуңа лаексың,
Юкка җыр багышламыйлар.
Без бит сине яратабыз,
Бел, син безгә гел кирәк.
Гомерең кыска булса да,
Син биргән шатлык – безгә бүләк.
Озак яшәп тә бу дөнъяда
Файда китергәннәр сирәк.
Хуш исле матур сиреньнәр
Кыш буе тора күз алдында.
Матурлар күп безнең арада,
Алар синең кебек түгелләр.
Менә бит, нинди көчкә ия сүз,
Вакытында әйтә белсәң.
Сирень гөрләп чәчәк атты,
Уздырды барысын да.
Кеше күңелен күтәрергә дә
Бары тик бер сүз җитә.
Бер – беребезне мактап, канатландырып,
Матур итеп яшик бергә.
Язгы яфракны селкетә җил, өзгәли.
Нык тора яфрак, бирешми.
Көзге яфрак түзә алмый җилгә,
Очып төшә, өзелеп, җиргә.
Яшел яфрак кебек, яшь кеше
Кайдан көч ала?
Картайгач, кешенең көче
Кайда китеп югала?
Сары яфрак кайчандыр
Яшел булганын онытмасын,
Яшел яфрак сары яфракның
Хәлен һәрчак аңласын.
Тормышның әче җилләре безне
Гел урап узсын иде.
Ходайның мәрхәмәтен, изгелеген
Һәрчак күрергә язсын иде.
Әй, тормыш – син сихри дарья,
Бик катмарлы булсаң да,
Мин барыбер яратам сине —
Ишетсен, әйдә, бар дөнья.
Бар бик серле бер кадак,
Өйнең түбә тактасында,
Ул нык күпне күргән
Телсез шаһит барсына.
Менә шул тимер кадакта
Эленеп торды бишек.
Шул бишектә, аллы – артлы,
Без тугыз бала үстек.
Беребез сикереп төшүгә,
Икенчебез урын алган янә.
Бишектә рәхәт йоклауы
Чайкалып акрын гына.
Бишек җыры моңлы булды,
Тыңладык елаудан туктап.
Арыш икмәген чәйнәп,
Чүпрәккә төреп, төйнәп,
Әни авызга каптырган,
Түз балам, елама, берүк,
Чыдам булырга өйрән дип,
Кулына алып урагын,
Басуга эшкә йөгергән.
Икмәкне суырып беткәч,
Ачыгып, тәмам сусап,
Йоклап киткәнбез, арып,
Хәлдән тайгынчы елап.
Ул кадак бар әле дә,
Калдырдык аны истәлеккә.
Үткәнне онытырга ярамый,
Шунсыз юл булмый киләчәккә.
Язны чак көтеп алдык,
Түземлек беткән иде.
Яз килде икән, димәк,
Яшәргә өмет бар әле.
Безнең йөзләр бүген җитди,
Бик мөһим эшебез бар.
Чыгып киттек урманга,
Яшел витамин җыярга.
Малайлар атлый ашыгып,
Әниләр бит көтәләр.
Яшел аш булыр өстәлдә,
Бүген кич, Алла бирсә.
Барып кердек урманга,
Тирә – як тулы үлән.
Саумы, урман, уртаклашчы,
Тәмле ризыгың белән?
Шаулап утырган урман
Кинәт кенә шым булды.
Дәшмәү – ризалык билгесе
Дип, уйладык без моны.
Тотындык үлән ашарга,
Какы, кәҗә сакалы,
Кузгалак, кыргый суган
Ашап рәхәтләндек без.
Аш пешерергә булыр дип,
Җыйдык балтырганын да.
Рәхмәт инде сиңа, урман,
Әлдә барсың дөньяда.
Саклап калдың ачлыктан
Яуыз сугыш вакытында.
Бер кочак үлән җыеп,
Шатланып зур байлыкка,
Йөгердек кайтыр якка,
Әниләр көтә анда.
Карап калды арттан,
Каен артына качып,
Кеше дә үлән ашый икән
Дип, гаҗәпкә калган куян.
Авылым урамы буйлап
Китеп бара көтү.
Юл күрсәтеп килә алдан
Көтүче Файзылгаян.
Аның артыннан төшеп алган
Куркыныч, тырпайган мөгезле,
Малларның икенче башлыгы,
Үрге өч Галинең усал үгезе.
Үгез үзе генә көтәр иде,
Саклап авыл көтүен,
Чыбыркысы юк аның,
Шунсыз булмый бит инде.
Әле таң атып та бетмәгән,
Бар да инде аяк өстендә.
Шаулыйлар, кычкыралар,
Мә-ә-ә дә мә-ә-ә,
Үзләре бирми бер ни дә.
Көтүче бер шартлатса,
Үзе үргән чыбыркысын,
Бар да кинәт шым була,
Ачык авызлылар хәтта
Телләрен тешләп ала.
Аннары тагын, онытылып,
Кычкыра башлый бар да.
Кемдер атлар – атламас бара,
Йоклап – йоклап та ала.
Чыбыркы янә шарт итсә,
Шунда ук айнып китә.
Сугышу гадәткә кергән,
Йокысы туймаган ике кәҗә
Ду килеп сөзештеләр.
Чыбыркының көчле тавышына
Куркып егылды кәҗәләр.
Ике сыер шым гына
Көтүдән калган иде.
Кайтып йокларга иде исәп.
Чыбыркы шарт иткәнгә,
Торып йөгерделәр алга,
Көтүчене дә узып киткәнче.
Кичен янә, урам тутырып,
Көтү кайта авылга.
Янә шау – шу, кычкыру,
Сагынганнар барсы да.
Хуҗалар каршы чыккан
Икмәк тотып кулына.
Сыйпап аркасыннан малларын,
Кертәләр йорт алдына.
Авыл тынды таңга кадәр,
Чыбыркы да сузылып ятты,
Аңа да бит ял кирәк.
Әй рәхәт, кәеф яхшы,
Куаныч күңелгә сыймый.
Бакчалар тулы бәрәңге,